Мөслим районы Дусай авылы сайты

Бүген

Дусай авылы тарихы

Дусай авылы табигатьнең бик матур урынына — урман эченә урнашкан. Дусай инеше буена урнашканлыктан, авылның исемен дә елга исеме белән атаганнар. Ул Мөслимнән — 35, Баектан 6 чакрым ераклыкта. Башкортстан Республикасы белән чиктәш. XIX гасыр ахырында нигезләнгән. Башта Теләнче (хәзер Октябрь) авылыннан бирегә Гариф, Низам, Солтан, Фәттах, Нәфыйк дигән кешеләр күченеп килгәннәр, бергәләп агач төпләп үзләренә йорт салу өчен урын әзерлиләр. Алардан соң тагын башкалар килеп урнаша һәм авыл барлыкка килә. Иген игү өчен авылның көнбатыш өлешендәге ачык урынны файдаланалар, терлекчелек белән дә шөгыльләнгәннәр. Авылда һөнәрчеләр — умартачы, чана табаны, тәгәрмәч бөгүчеләр һ. б. булган. Биредә 1960 елларга кадәр промартель дигән оешма эшли. Анда авыл хуҗалыгы һәм көндәлек тормышта кирәкле әйберләр — арба, чана, чыпта, мунчала һ. б. җитештергәннәр. Ә чимал янәшәдә генә булган урманнан алынган. 1930 елда коллективлашу башлана һәм 1931 елда «Дусай» колхозы төзелеп бетә. Бөек Ватан сугышына авылдан 74 кеше китә һәм шуларньң 29 ына гына исән кайтырга язган. 45 е яу кырында һәлак була. Сугыш чорында колхозга Мохтарова Газизә Мохтар кызы җитәкчелек итә. Игенчелек, терлекчелек буенча колхозның даны бөтен республикага тарала. Үзе республиканың Югары Советы депутаты итеп сайлана, хөкүмәт орденнары белән бүләкләнә. Сугыштан соң колхоз рәисе булып Дан орденының барлык дәрәҗәләре белән бүләкләнгән Бадыйк Салихов эшли. Ул вакытта да колхоз районда алдынгылардан була. 1958 елда Ворошилов исемендәге, «Кызыл Бүләк», «Дусай» колхозлары берләшеп «Урал» колхозы исеме белән йөртелә. 1992 елда биредә 221 кеше яшәгән. Кибет, мәдәният йорты, башлангыч мәктәп эшли. Авылга заманч эшләнгән асфальт юл килә. Район үзәгеннән маршрут автобусы йөри.

Яндекс.Метрика
статистика Locations of visitors to this page Дусай авылы сайты
Hosted by uCoz