Мөслим районы Дусай авылы сайты

Бүген

Мөслим районы Дусай авылында һава торышы


Хөрмәтле дуслар!

Сез Татарстанның Мөслим районы Дусай авылы сайтына кердегез. Ул әле төзелә генә башлады. Анда мәгълүмат урнаштыруда сез дә катнашырсыз, дигән өметтә калам. Чөнки бер мин генә бу зур эшне ерып чага алмаячакмын. Сайтны тутыруда катнашу өчен, сезгә ике төрле мөмкинлек бирелә: "Хат язу"дигән сылтамага төртеп, язмаларыгызны, фотоларыгызны һәм башка документларны сайтка урнаштыру өчен минем электрон адреска юллыйсыз; икенчесе - сайтның Журналына кыскарак хәбәрләр, котлаулар, фикерләр, теләкләрегезне махсус форма аша үзегез кертә аласыз.

Сайтны ясауга мине Азнакайда яшәүче дустым, классташым Фәнил Зиязов этәрде. Быел бит безнең Дусай башлангыч мәктәбенә укырга керүебезгә 55 ел тула. Безнең әле бер мәртәбә дә диярлек очрашу үткәргән юк иде... Менә ул без:

Арсланова Әсфирә (Чаллыда яши)
Әминова Люция (Рәзанда яши)
Гатин (Хәмәдишин) Әхмәтҗан (Салавыз Муханда яши)
Зиязов Фәнил (Азнакайда яши)
Камалова Фәнүзә (Әмәкәй авылында яши)
Нәгыймова Тәскирә (Мәлләтамак авылында яши)
Нәҗмиева (Баһауова) Ләйсирә (Миас каласында яши)
Сахапов Мәкәрим (2000нче елда булса кирәк, вафат булды) Солтанов Фәһим (Түбән Камада яши)
Суфиева Нурлыходә (Салавыз Мухан авылында яши иде, 2014 елның июнендә вафат булды)
Ханов Фәнүс (Шаранда яши)
Шакиров Галимҗан Түбән Камада яши)
Шәмсиев Миңнулла (Чаллыда яши иде, юл үәлакәтендә үлде)
Гөлсәмига (фамилиясе онытылган)

Соңгы яңалыклар

Дусайда кызыклы очрашу

Көтеп алган сабан туе килеп җитте. Әмма Галимҗан Шакиров һәм Иске Карамалыкызы Флүзә Гәрәевадан башка классташ юк иде. Фотокамерам булмагач, алар белән фотога да төшеп булмады. Ә менә Түбән Новгород өлкәсеннән кайткан Фәрит Әбүзәровның кызы Асия безне төшереп алды.



Ә менә болары - Лилия Садриева төшергән фотолар

Көрәшне балалар ачып җибәрде. Казый - Зөлфәрис Шакиров Сабан туен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзәрия Шакирова алып бара Батырга - тәкә Биючеләр дә бар иде
Яндекс.Метрика
статистика Locations of visitors to this page Бу баннерны блогыгызга, сайтыгызга урнаштырыгыз
Hosted by uCoz