Мөслим районы Дусай авылы сайты

Бүген


"AК МОҢГА ТӨРЕР ИДЕМ!.."

Зөлфәт клубы утырышында язучылар Әхмәт Дусайлы, Фоат Садриев һәм Лилия Садриева

Бер шигырьдәге ике юлны укыгач, йөрәк дертләп куйды: "Ыкта боз киткән, диләр... Юраучы булды микән?' Чү, миңа бик тә таныш, якын халәт, ләбаса, бу! И туган як... Язларың челтери синең, көзләрең саргая, кышларың буранлый... Минсез генә... Миннән башка әнә шул могҗизаларны иминлеккә-бәхеткә юраучылар әле дә бармы? Гомумән, табигатьне кеше күңеленә юраучылар бармы әле?
Бар, әлбәттә. Андый юрамышларны, әдәби сүз белән, шигырь дип атыйлар. Юраучының да әдәби исеме бар - шагыйрь.
Якташым — Мөслим кызы, яшь шагыйрә ЛИЛИЯ САДРИЕВАның каләменнән төшкән сүзләр энә шул хакта уйландырды мине.
Моннан берничә ел гына элегрәк Мөслим үзешчәннәре Казанны гөрләтеп киткәннәр иде. К. Тинчурин театры сәхнәсеннән әнә шул чакта Лилиядә шигырь укыды. Үз ягымның әдәбиятка мөкиббән кешеләре минем өчен һәрвакыт куаныч. Бигрәк тә, коммерция дигән замана шаукымы адәм балаларын шигърияттән биздерергә, үз колы итәргә тырышкан чорда күңелендә шигырь уты талпынган яшь кеше минем өчен кадерле. Лилия үзенең шул чакта укыган шигырьләрендәге ямь һәм гамь белән сөендерде мине.
Иң куанычлысы шул: Лилиянең кайсы төбәк баласы икәнен, кайсы як былбылларын тыңлап, кайсы чишмәләрнең суын эчеп үскәнен, яшәгәнен шигырьләреннән сизенеп, тоеп була. Шагыйрь өчен бу - ифрат та мөһим сыйфат. Чын шагыйрьләрнең акылы да, тормыш юлы да, тормыш фәлсәфәсе дә, фаҗигасе һәм тантанасы да - барысы да шигырьләрендә.
Дусай авылы кызы, үз авылын уйлап, болайди: "Каеннары бигрәк якын миңа... Әллә бергә-бергә үскәнгә?" Мин аны аңлыйм. Ак каеннар аның өчен матур агач кына түгел, авылдаш, чордаш, хистәш-күңелдәш үк икән, ләбаса! Йә, ак каенның үзе белән авылдаш булу бәхет түгелмени! Мин үземдә, авылыма кайткач, балачагыма шаһит агачлар белән: "Нихәл, авылдашлар!" - дип күрешеп-исәнләшеп йөрим.
Ә, югыйсә, тормыш ак каеннары белән генә түгел, үзенең реаль тетрәнүләре, кырыс гамәлләре белән дә күңелгә кагыла, хәтта, кыйнарга-имгәтергә тели. һәм шагыйрә көрсенеп, уфтанып ала:
"Әй язмыш, җанымны кыйнама...
Мин кунак бу кыргый дөньяда!
Әнә, күр, таң ата... Өр-яңа...
Ә җанда - соңарган хыяллар.
...Мин кунак бу кыргый дөньяда?

Менә тагын бер моңсу шигырь: "Кар төшә уйлана-уйлана,
Тәүге кар - ак шатлык дөньяга...
Тик нигә күңелгә ямансу?
Ап-ак кар ник болай карасу?"

Менә шулай... Дөнья а чык ак йэки а чык кара төстән генә тормый. Полутоннар да бар әле. Катнаш төсле, күчешле төсләр бар. Менә шуны тойган шагыйрь генә хиснең нәзбереген - карасу ак карын күрә ала.
Болгавыр чорга юлыккан күңелләрнең халәте борчый шагыйрәне. Алар исеменнән сөйли, алар өчен ачына ул.
"Әллә ничек кенә үтә гомер...
Бер урында тора тулганып.
Ни күрербез - тик бер Ходай белә!..
Әллә нинди генә дөнья бу! "

Әйе, замана үзгәрә, табигать үзгәрә... Ямьле балачакны уйлап: "Моңнарына уралдырган сандугач киткән инде..." -дип көрсенәсең. "Үткән дәверләрнең җан авазы - тышауланган атның тавышы", - дип тынып, туктап, уйланып каласың.
Лилия өчен безнең Мөслим - "җаным яралган илем..." һәм аның теләге шагыйрьләрчә садә, саф, изге:
"Туганымдай газиз, якын
Авылдашларым минем,
Былбыл булып Дусаемны
Ак моңга төрер идем..."

Мөслимнең без каршылаган язлары бар иде. һәм, әлбәттә, Мөслимнең Лилия таныган, Лилия татыган язлары - өр-яңа язлары бар:
"Туган якны төреп, кинәндереп
Илаһи бер назлы төсмергә.
Яшәү дәрте өстәп кешеләргә
Өр-яна яз килә Мөслимгә!.." Бирсен Ходай, гел шулай була күрсен. Беркемнең дә язы кабатланмый, һәм һәркемнең дә язы - өр-яңа. Өр-яңа яз ул - табигатьнең шагыйрьләнеп-илһамла-нып шаулап алган бер мәле. Беренче китабына фатиха биреп, мин шагыйрәгә өр-яңа язлардан дәртләнеп яшәрлек иҗат гомере телим.
"Яз" сүзе үзе үк "яз!" дип тора, ләбаса. Яз, Лилия!Гел өр-яңа бул! Гамьле һәм ямьле бул!

ЗӨЛФӘТ, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,
Татарстанның Г. Тукай һәм М.Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты.

Яндекс.Метрика
статистика Locations of visitors to this page Дусай авылы сайты
Hosted by uCoz